Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрнең 4 фәннән БДИда уртача баллары республиканыкыннан югарырак

Вакыт сизелми дә уза. Тагын өч атнадан яңа уку елы башлана. Алга бурычлар кую өчен иң элек узган уку елына күз салырга кирәк.

Бердәм дәүләт имтиханнары - иң зур сынау, эшчәнлекнең көзгесе әнә шул. Шуңа да дүшәмбе көнне булып узган эшлекле киңәшмәдә аның нәтиҗәләрен тикшерү юкка булмады.

Безнең районда һәм шәһәрдә 43 гомуми белем бирү, 2 кичке мәктәп эшли. Быел бердәм дәүләт имтиханын 38 мәктәп укучысы тапшырган. 4 нче, Урсалы, Урман Кәләе, Миңлебай, Иске Суркин һәм 1 нче кичке мәктәп, 11 нче сыйныфлары булмау сәбәпле, имтиханнарда катнашмаган. Урта һәм югары һөнәри уку йортларында укучыларны, шулай ук мәктәпне элек бетергәннәрне дә исәпләгәндә, агымдагы елда 1220 кеше имтихан биргән. Мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Ганиев искәрткәнчә, соңгылары арасында БДИ тапшырырга теләүчеләр елдан-ел арта бара.

2012-13 нче уку елында рус теле, математика, физика, химия буенча уртача балл республиканыкыннан югарырак булу куанычлы, әлбәттә. Алдагы уку елы белән чагыштырганда географиядән тыш барлык фәннәр буенча да алга китеш сизелә. Эшсезләр арасында иң күбе икътисадчылар, юристлар дип кисәтеп торсак та, укучылар тарафыннан өстенлек бирелгән фән һаман да җәмгыять белеме. Аны имтихан тапшыручыларның 52,24 проценты сайлаган. Икенче урында физика, аннан биология, химия китә.

Мәктәпләргә килгәндә, районда иң күп баллны 2 нче лицей җыйган. 1 нче гимназия, "Менеджер", 20 һәм 7 нче мәктәпләр укучылары да сынатмаган. Авыл мәктәпләре арасында Яшьләр бистәсе, Ямаши, Иске Михайловка лидерлык итә.

Белем, белгәнебезчә, 100 балл белән бәяләнә. Быел әлмәтлеләр унике тапкыр 100 балл җыйган. Шуның сигезе химия фәненнән, калганнары физика, тарих, биология, инглиз теленнән. 16 нчы мәктәптән Әлфия Җәбирова химия һәм биологиядән иң югары баллга ия булды. 80 һәм аннан югарырак балл җыючылар саны да артуга таба бара.

Ләкин уңышлар белән беррәттән көенечләр дә янәшә йөри. Быел 11 укучы урта белем турында аттестат алмаган. Болар - Түбән Мактама, 18, 9, 17, 11 нче һәм кичке мәктәпләрдә белем алучылар.

Безнең бит әле 9 нчы сыйныф укучылары да дәүләт имтиханы - ГИА тапшыра. ГИАга тукталу очраклы түгел. Быелгы чыгарылышлар өчен беренче тапкыр татар теле буенча яңа формадагы имтиханнар булды. Әлегә туган телләре буенча имтиханны 7 укучы биргән. Нәтиҗәләр республиканыкыннан югарырак. Киләчәктә ана телебездән имтиханны бирүчеләр артыр дип ышанасы килә.

Нәтиҗәләр белем бирү сыйфатын тагын да арттыру, укучыларны бердәм дәүләт имтиханына әзерләүне камилләштерү өстендә эшне дәвам итәргә кирәклеге хакында сөйли.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250