Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләргә үзенчәлекле бүләк ясадылар [+ФОТОЛАР]

Быел «Снежность» фестивале әлмәтлеләргә искиткеч мюзикл да алып килгән иде.

«Алнас» яшьләре һәм «Татарстан киләчәге көллияте» студентлары хөкеменә тәкъдим ителгән «Посмотри, как я летаю» әсәре моңа кадәр күрсәтелгәннәрдән бик нык аерылып торды. Музыкаль спектакльдә профессиональ артистлар түгел, ә бәлки балалар уйнады. Бу Чиләбе балалар мюзикл мәктәбенең беренче спектакле. Премьерасы ике атна элек кенә Чиләбедә, аннан Первоуральскида булган. Балалар кастинг буенча сайлап алынган. Анда 500 гә якын бала катнашкан, араларыннан иң талантлы 50 се сайлап алынган. Әлмәткә килгән 15 яшь артист безне, чынлап та, тавышлары белән дә, биюләре белән дә әсир итте. Әйтерсең лә, алар күптәннән опера җырчысы. Күбесенең мюзикл да аерым партияләре бар. Мюзикл тәрбияви әһәмияткә ия. 

– Бүген шактый балалар, әти-әниләр робот хәлендә. Күп вакыт социаль челтәрләрдә, интернетларда утырып сарыф ителә. Якыннарга тиешле игътибар бирелми, – диде балалар мюзикл мәктәбе администраторы Ася Клюева. 

...Укучылар роботлар белән тигезсез көрәшкә керә. Аларны бары тик фантазия, талант белән генә җиңәргә мөмкин. Һәр җирдә дә шәфкатьлелек кирәк. 

Тамаша башланганчы без кечкенә артистлар белән дә аралаштык. Аларның һәрберсе ЧТПЗ төркеме җитәкчелегенә рәхмәтле. Ике спектальдә зур алкышлар белән үткән. 

– Әлмәтлеләргә дә чыгышыбыз ошар, дип уйлыйбыз, – диде 13 яшьлек Оля Дементьева. – Мюзиклның философиясе шуннан гыйбарәт: ничә яшьтә булуга карамастан, һәркемнең үзенең эчке балалык дөньясы булырга тиеш. Кешеләргә ярдәм итәргә, алардан борылмаска, кыерсытмаска кирәк. 

Спектакль баш героиня Полинаның премьера алдыннан гына яңа музыка мәктәбенә килүе, иҗади классның аны кабул итмәвеннән башлана. 

Мюзикл һәркемнең күңеленә хуш килде. алкышлар, чәчәкләр белән бүләкләнде яшь артистлар. 

Эльвина Садыйкова, 11 нче сыйныф укучысы: 

– Музыкаль спектальдә уйнаучыларның бик сәләтле балалар булуы сизелде. Сәхнә аларның талантын тагын да ачарга ярдәм итә. Миңа мюзикл бик ошады. «Алнас»ка шушындый күркәм бүләге өчен зур рәхмәт. 

Вероника Кирьякиди, «Алнас» заводынының сатулар буенча белгече: 

– Тәэсирләребез яхшы. Нәкъ шулай күңелгә хуш килер дип уйлаган идек. «Снежность» ел саен мәгънәви сәхнә әсәрләре белән килә. Тормышта зурлар да югалып кала, әмма һәрвакыт үзеңдә кечкенә кеше таба белергә кирәклегенә инандык бүген. Бу яшьләр, студентлар, зурлар өчен дә яхшы мюзикл. ЧТПЗ төркеменә, үзебезнең предприятие җитәкчелегенә зур рәхмәт җиткерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса