Әлмәтлеләргә яңа төрле шофер таныклыгы бирелә башлаячак
Агымдагы атнадан элеккесеннән категорияләр саны арту белән аерылып торучы яңа төр йөртүче таныклыгы гамәлгә керде.
Аңа "М" категориясе өстәлгән. Ул мопед йөртергә хокук бирә. Моннан тыш яңа өстәлгән категорияләр арасында "Тm" - трамвайлар, "Tb" - троллейбуслар, "А1" - җиңел мотоцикллар, "В1" - квадроцикллар һәм трицикллар", "С1" - авырлыгы 7,5 тоннадан артмаган йөк машиналары, "D1" - 16дан кимрәк пассажирларга исәпләнгән автобуслар, шулай ук тагылмалы транспорт чараларын йөртү өчен "С1Е" һәм "D1Е" категорияләре дә бар. Закон кабул ителү белән гамәлгә кергән һәм таныклыкта чагылыш табачак үзгәрешләрнең тагын берсе автомат коробкалы машиналарны йөртүгә кагыла. Әлегә кадәр булачак шоферларга тизлек режимнарын ничек күчерә алуны белү мәҗбүри иде. Кайберәүләр автомат коробкалы машиналарны өстен күрә. Аларга бары автомат коробкалы машинаны гына йөртергә өйрәнү мөмкинлеге бирелде. Әлеге мөмкинлектән файдаланучыларның таныклыгына "АТ" дигән тамга куелачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа