Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләргә уңайлы тирәлек тудыру күз уңында

Әлмәттә төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Альберт Йосыпов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән бергә «Уңайлы тирәлек» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында капиталь ремонт барган объектларны карап йөрделәр.

Быел әлеге программага шәһәрдә социаль-мәдәни-көнкүреш билгеләнешендәге 8 объект эләкте. Болар - «Ветеран» инвалидларны реабилитацияләү үзәге, футбол буенча ДЮСШ, ат спорты мәктәбе, перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсе (балалар поликлиникасы бинасы), татар дәүләт драма театры, 1 нче гимназия, 24 нче урта һәм VI төрдәге махсус (коррекцион) мәктәп-интернат. Быел программаны тормышка ашыруда 20 млн сумлап үзләштерелергә тиеш. Төп субподрядчылар булып «Имидж-Строй», «Альтеко», «Виста» һәм «Основа» ҖЧҖләре тора. Эшләр март азагында башланды. Җәй урталарына объектлар тапшырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса