Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләргә шиплы итек кирәк [+ФОТОЛАР]

Көннәрнең җылытып җибәрүе юлларны бозлавыкка әйләндерде.

Бу уңайдан мөрәҗәгать итүчеләрне саный китсәң, озакка китәр. Мисал өчен, Радищев урамындагы 6, 8 нче йортлар янындагы юлдан Ленин урамына таба менүче өлкән яшьтәге апа бу урынны көчкә узды. Эремәдән яргаланган боз кисәкләре аша атлау өлкәннәрдән генә түгел, яшьләрдән дә саклык сорый.
Үзәк мәчеттән астарак шарлавыклы буалар баскычыннан көненә меңләп кеше узадыр. Әмма аннан төшкәндә шиплы табанлы аяк киеме кирәк. Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгенә, музыка көллиятенә һәм 1 нче балалар музыка мәктәбенә ашыгучылар, икенче микрорайонга бу урыннан баручылар, мәчеткә намазга ашыгучылар аннан тотынгычка тотына-тотына көчкә менә-төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса