Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләргә каршы талпаннар һөҗүмгә чыкты

Роспотребнадзорның Әлмәт районы буенча идарәсе белгечләре шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр игътибарына талпаннарның активлашуын җиткерә.

28 апрельгә талпан тешләүдән 12 кеше медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән инде. Бәхеткә, әлегә зыян күрүчеләр арасында балалар юк. Талпаннарның шәһәрдә булуы да ачыкланган. Мисал өчен, ул бер әлмәтлегә шарлавыклы буаларда, өч кешегә урамда йөргәндә кадалган. Талпаннар ике кешегә зиратта, калганнарына урманда һөҗүм иткән. Талпанның агачта яшәвен онытмаска кирәк. Андый урыннардан кайткач, иренмичә үз-үзегезне тикшерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса