Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләргә карабодай җитәрме?

Россия карабодай җитештерү буенча дөньяда беренче урында тора.

Россия халкының аны киң куллануы гаҗәп түгел, чөнки карабодай макро- һәм микроэлементларга, шулай ук лецитинга, җиңел үзләштерелә торган аксымнарга, органик кислоталарга һәм майларга бай.

Кешенең ел буена карабодай куллану нормасы - 3,5 кг. Россиядә бу культурага ихтыяҗ 550 мең тонна тәшкил итә.

Россия Федерациясенең барлык категория хуҗалыкларында агымдагы елда чәчү мәйданы 1014,6 мең га тәшкил итте. Уртача уңдырышлылык - 10,1 ц/га. Бу уңыш илебез халкын тулысынча ярма белән тәэмин итәргә җитә, елдан-ел килә торган запасны истә тотып, аны экспортлау мөмкинлеге дә бар. Калган мәйдандагы ашлык теземнәргә чаптырылган һәм ул кар астында кала. Әйбәт кышлаганда, аны яз көне суктырырга мөмкин булачак. Себердә шундый тәҗрибә бар, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса