Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләргә дә Пенсия фондыннан шалтыратырга мөмкиннәр

Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге республикада, шул исәптән Әлмәттә яшәүчеләргә автомат рәвештә шалтырату юлы белән киң масштаблы адреслы эш алып бара.

Пенсия фондыннан шалтырату алган әлмәтлеләр тиешле документларын (паспорт, СНИЛС, хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, белем турында диплом) алып Пенсия фонды идарәсенә килергә тиешләр. Бу 2015 елның 1 гыйнварыннан гражданнарның пенсия хокуклары яңа кагыйдәләр буенча балларга әйләндерелү белән бәйле.

Автомат шалтырату бар кешегә дә түгел, ә бары тик индивидуаль счетларында 2002 елның 1 гыйнварына кадәр стаж турында мәгълүматлары булмаган кешеләргә генә кагыла. Моның өчен гражданнарның кулларында булган документлары кирәк булачак. Әгәр кешенең стажы юк икән, ул чакыруда күрсәтелгән телефон буенча шалтыратып бу турыда хәбәр итәргә тиеш.

Пенсия фондының кайнар линиясе: 8-800-510-5555. Татарстан буенча: (843)279-27-27.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса