Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләргә дә 50 процент ташлама ясалачак

Дәүләт Думасы депутатлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны вакытында түләгән автомобильчеләргә 50 процент ташлама бирү хакында законны бертавыштан кабул итте.

Штрафны административ карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә түләргә кирәк. Ләкин бу аек булмаган хәлдә руль артына утыручыларга, тизлек режимын сәгатенә 40 километрдан да күбрәккә арттыручыларга, светофорның кызыл утына чыгучыларга, каршы як полосадан хәрәкәт итүчеләргә, теркәлмәгән транспорт чарасында йөрүчеләргә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кешеләргә җиңел һәм уртача авырлыктагы зыян китерүчеләргә кагылмый. Шулай ук иң аз күләмдәге штрафларга да ташлама ясалмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса