Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләргә бәйрәмнәр чорында саклык чаралары күрергә киңәш итәләр

Бәйрәмнәр чорында, гадәттә, караклар тик ятмый, фатирларны "чистарту" ягын гына карыйлар.

Озак ялларга киткән әлмәтлеләрнең буш фатирга кайтып керү очраклары еш очрый. Полиция хезмәткәрләре чакырылмаган кунаклардан саклану өчен берничә киңәш тәкъдим итә.

1. Ишегалларындагы шикле машиналарга (башка төбәк номерлары булганнарына аеруча) юлыксагыз, полициягә хәбәр итәргә ашыгыгыз.

2. Үзегез булмаганда, фатирны күршеләрегезнең карап торуын сорагыз.

3. Социаль челтәрләрдәге статусларга үзегезнең шәһәрдә булмавыгызны язып куймагыз.

4. Фатир каракларыннан саклануның төп чарасы - сак сигнализациясе урнаштыру.

Әлмәт полиция бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса