Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрдә хәзер атнаның һәр көнендә "Җомга" булачак

"Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең "Әлмәт РТВ" телерадиокомпаниясе" филиалы үз тамашачылары өчен бик шәп яңалык әзерләде.

2014 ел башыннан үзенчәлекле, кызыклы тапшырулар әзерли торган "Җомга" ("Пятница") каналы аның партнеры булды.

"Җомга" ның тапшырулар программасы бай: анда тамашачы күңеленә хуш килердәй төрле сериаллар да, реалити-шоу, кинохитлар кебек кызыктыргыч әйберләр дә, кухня, мода яңалыклары, сәяхәт-маҗаралар да, физкультура-спорт темалары да - һәммәсе дә урын таба. Караган саен карыйсы килеп торырлык.

- Яңа елдан башлап "Әлмәт РТВ" телерадиокомпаниясе бөтенләй яңа тормыш башлый. Яңа проектлар ачабыз, ә элеккеләре заман таләпләренә, тамашачы ихтыҗына карап үзгәрәчәк. Уйлаган әйберләребез бик күп, коллектив аларны тормышка ашырырга әзер, - ди телерадиокомпаниянең директоры Наилә Әл-Әйүби.

almetyevsk.tatar.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250