Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр «Якташлар рәхмәте» Бөтенроссия акциясендә катнаша ала

Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлап «Якташлар рәхмәте» дигән акция игълан ителде.

Әлеге Бөтенроссия акциясеннән Татарстан да читтә калмый. Ай азагына кадәр республиканың барлык почта бүлекчәләрендә махсус куелган тартмаларга теләге булган һәр кеше ветераннарга котлау открыткасы язып сала ала. Бәйрәм бүләге ветераннарга Президент хаты белән бергә тапшырылачак. Ветеранны котлау өчен бәйрәмгә багышланган открытка яки конверт сатып алырга һәм анда үз теләгеңне язып салырга гына кирәк. Бер генә ветеранның адресын белмәсәгез дә, Россия матбугат таратучылары аны 9 Май уңаеннан барлык ветераннарга таратып чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса