Әлмәтлеләр “Вольный ветер” фестивалендә җиңде
15 мартта Казанда кар машиналарында (снегоход) кросс буенча Татарстан ачык чемпионаты кысаларында "Вольный ветер" фестивале булды.
Әлмәт командасында "Ультиматум" спорт-техник клубыннан 5 спортчы чыгыш ясады.
Мәскәү һәм Киров шәһәрләреннән килгән көндәшләрен узып, безнекеләр подиумда бөтен призлы урыннарны алды:
«А» төркемендә 1нче урын - Вячеслав Колотовкин;
«В» төркемендә 1 нче урын - Евгений Бухвостов;
«В» төркемендә 3 нче урын - Артем Брагин.
29 мартта Әлмәт спортчылары ТР җыелма командасы составында Салехард шәһәрендә "Ямалкан-2014" халыкара ярышларында катнашачак. Ярышларның туры трансляциясен интернет-порталда һәм НТВ каналында карарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа