Әлмәтлеләр Ватанны саклаучылар көнендә шимбә, якшәмбе ял итәчәк
Быел 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне якшәмбегә туры килә. Әмма шулай булса да бу юлы өстәмә ял булмаячак.
Роструда җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец билгеләп үткәнчә, РФ Хөкүмәте карары нигезендә ял ителергә тиешле 24 февраль 3 ноябрьгә, дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп без, 22 һәм 23 февральдә генә ял итәчәкбез. Мартта исә өч көн ял итәчәкбез - 8, 9 һәм 10 март көннәрендә. Шимбәгә туры килгән бәйрәм көн 10 мартка күчерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа