Әлмәтлеләр урам этләреннән зарлана
Әлмәт халкы урам буйлап йөрүче этләрдән арыган. Баксаң, этләр йорт хайваннарына ташлана икән.
Шушы көннәрдә урамда бер хатынның этенә һәм мәчесенә урам этләре ташланган. Хатын көч-хәл белән этен коткарып калган. Әмма мәчесенә ярдәм итә алмаган, ветеринария сырхауханәсендә ул үлгән. Урамда йөрүче этләргә бәйле мәсьәләне ТКХ департаментында хәл итәргә тиешләр. Әмма бездә гадәттәгечә, эт-эткә, эт- койрыкка... Урам буйлап йөрүче этләр әле дә йөри бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа