Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр тузган йортлардан күчеп бетәрме?

Бүгенге көнгә Әлмәт муниципаль районы буенча авария хәлендәге торак исемлегендә 15 йорт исәпләнә.

Болар - Белоглазов урамындагы 109, 111, 115 нче, Клара Цеткин урамындагы 56, 59, 61, 63 нче, Маяковский, 56, Риза Фәхретдин, 19, 21 нче, Тимирязев урамындагы 26 нчы, Түбән Мактаманың Девон урамындагы 35 нче, Рус Акташының Автодорожная урамындагы 10, 14, 16 нчы йортлар.
Мәгълүм булганча, Татарстан 2015 ел азагына кадәр андый йортларны бетерергә ниятли. Бу турыда күптән түгел булып узган бер киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары хәбәр итте. Ул шулай ук авария хәлендәге торакны сатып алу бәясенең квадрат метр өчен 11 мең чамасы тәшкил итүен, яңа торакның бушка бирелмәячәген дә ассызыклады. Шунысы да бар, милек хосусыйлаштырылмаган булса, аның өчен бер тиен дә түләнмәячәк. Ә әлеге йортларда яшәп тә, милек иясе булмаган кешеләргә яңа торак баштагы өч-биш елда коммерциягә бәйле булмаган найм (РФ Дәүләт Думасы бу турыдагы закон проектын беренче укылышта кабул иткән инде) шартларында тәкъдим ителәчәк. Аннары найм килешүен озайтыргамы-юкмы икәнлеген комиссия хәл итәчәк. Коммерциягә бәйле булмаган найм буенча фатир өчен түләү бәясе социаль наймга караганда югарырак, базар бәясенә караганда шактый түбән булыр дип фаразлана.

Республика буенча алганда бүгенге көнгә яшәү өчен яраклы түгел дип табылган 1688 йортта 28 мең кеше яши. Тузган торак күләме елдан-ел арта гына бара. 2018 елга инде бу 2012 елдагы 420 мең урынына 700 мең квадрат метр чамасы тәшкил итәчәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса