Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр туризм үстерү яклымы?

"Татарстанны үз вакыйгаң белән бает" конкурсына гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә.

Конкурс "Борынгы Болгар шәһәре территориясендә вакыйгалы туризм" һәм "Зөя утрау-шәһәре территориясендә вакыйгалы туризм" номинацияләрендә үткәрелә.Туризм буенча дәүләт комитеты республикага туристлар җәлеп итәрдәй кешеләрнең һәммәсен конкурста катнашырга чакыра. Бәйге төрле фестивальләр, концертлар, спорт чаралары һәм башкаларны күздә тота. Катнашу өчен гаризаны дәүләт комитеты сайтында калдырырга кирәк. Жюри һәр номинация буенча иң яхшы 5 проект сайлап алачак, ә иң яхшы ике проектны республикада яшәүчеләр ачык тавыш бирү юлы белән сайлаячак. Җиңүчеләрне комфортлы яшәү шартлары, кызыклы экскурсия программасы белән 4 көнлек экскурсия көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250