Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр тиздән өстәмә компенсация алачак

Агымдагы елның 1 февраленә балалар бакчалары өчен әти-әниләргә каралган өстәмә компенсация алуга документларны 83 мең 317 татарстанлы тапшырган.

Бу нәниләрен балалар бакчасына йөртүчеләрнең 42,6 проценты дигән сүз. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева брифингта билгеләп үткәнчә, өстәмә компенсация сораучыларның 65 процентының гаиләдә һәр җан башына туры килгән керемнәре 10 мең сумга кадәр, 24 процентның ул 10 меңнән 15, 10 процентның 15 тән 20 мең сумга кадәр тәшкил итә. Бүген компенсацияләрне исәпләү бара. Социаль яклау органнары өстәмә компенсацияне 15 февральдән соң түли башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250