Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр тиздән җәен-кышын үз кыяр-җиләкләрен ашый башларга мөмкин

Бүген икътисади вәзгыятьнең катлаулы булуын һәрберебез ишетеп, күреп, тоеп тора. "Безнең төп стратегик максат азык-төлек бәйсезлеге һәм куркынычсызлыгы белән тәэмин итүдән гыйбарәт", - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин Әлмәт төбәген икътисади үсеш һәм социаль тотрыклылык белән тәэмин итү буенча комиссия утырышында. Максат анык, ә...

Азык-төлек бәйсезлеге диюгә күз алдына иң беренче булып авыл хуҗалыгы килеп баса. Ник дигәндә, кибет киштәләре әйберләрдән сыгылып торса да, халык иң беренче чиратта өстәленнән игенчеләр үстергән, терлекчеләр җитештергән ит-сөт, икмәк, яшелчә-җимешләрне өзмәскә тырыша. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дә җиңел түгел, читтән ярдәмсез генә зур уңышларга өмет тотып булмый. Бүген төрле программалар гамәлдә.

- Агросәнәгать комплексының күрсәткечләре эшмәкәрләр һәм авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрнең дәүләт дәрәҗәсендәге ярдәм чаралары турындагы хәбәрдарлыгына бәйле, - дип искәртте Айрат Хәйруллин да.

Алда зур мәшәкать көтә - язгы кыр эшләре. Аларны үзвакытында башлап җибәрү һәм тәмамлау өчен агрегатларның төзеклеге, чәчүлек орлыкның булуы гына җитми. Ашламасы, ягулыгы да һәм эшче куллары да кирәк. Алдагы икесенә ташламалар ясала-ясалуын, ә менә эшләүчеләрне табуы авыр. Бүген район хуҗалыкларына 393 кеше җитми. Шуның 121 е механизаторлар, 113 е терлекчеләр. Мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насретдинов утырышта ассызыклаганча, ел башыннан эш эзләп 923 кеше мөрәҗәгать иткән. 18 мартка булган мәгълүматларга караганда, шәһәр һәм район буенча эшсез буларак 1220 кеше теркәлгән. Хезмәткәрләр мобиль үзәк белән авылларга, хуҗалыкларга чыгалар, дәүләт программалары белән таныштыралар. Эшсезләргә дә авылларда эш тәкъдим ителә. Җәмәгать эше буларак хезмәт куйган очракта аларга хуҗалыклар түләгән эш хакыннан тыш мәшгульлек үзәгеннән матди ярдәм дә (2 мең 125 сум) күрсәтелә.

Кече һәм урта бизнес өчен дәүләт программалары белән эшмәкәрлекне үстерү буенча департамент директоры Александр Глазков якыннанрак таныштырды. Быел эшмәкәрләр, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен лизинг-грант, җиһазлар алуга киткән чыгымнарга (50/50), кредит процентларына субсидияләр, микрозаймнар, республиканың Гарантия фондының җаваплылыкны үз өстенә алуы, сәнәгать мәйданчыклары төзү каралган.

- Болар сизелерлек ярдәм. Әлмәттә бизнес үсеше өчен мөмкинлекләр бар. Монда һәрбер юнәлеш буенча аерым-аерым эшләү нәтиҗәлерәк булыр. Югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү дә нәтиҗәле булачак. Бизнеска яшьләрне тарту зарур. Студентлар белән чаралар оештырырга, алар белән уңышлы эшмәкәрләр катнашында очрашулар уздырырга кирәк. Үз эшеңне ничек башларга, нинди хаталарны кабатламаска, ничек уңышка ирешергә - әнә шулар хакында сөйләргә, тәҗрибә уртаклашырга иде. Яшьләрне бизнеска тартып, без офык киңлекләрен тагын да арттырачакбыз гына, - диде Айрат Хәйруллин.

Реклама

Гаилә фермаларын үстерү буенча да фикерләре белән уртаклашты ул. Мисал өчен, нигә бакча җиләген үзебездә генә сатуга чыгарырлык итеп күпләп үстермәскә? Билгеләп узылганча, республикада агросәнәгать комплексы кластеры төзү каралган. Ул үз эченә җиләк-җимеш үстерү буенча субкластерны да алган. Бездәге климат Әлмәттә мондый җиләк-җимеш үсеше өчен кулай. "Бары тик активлык һәм участок сайларга гына кирәк. Тәҗрибә юк икән, башка төбәкләргә барып карап, танышып кайтырга була", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы. Утырышка "Престиж Агро-Азнакай теплица хуҗалыгы" ҖЧҖ башкарма директоры Мансур Фәсхетдинов чакырылган иде. Узган ел алар 250 мең тонна яшелчә үстергән. Азнкайлылар үстергән кыяр, помидорлар, тәмләткечләрнең 60 проценты Әлмәттә сатыла.

- Әлмәттә сатуга чыгарырлык кыяр үстерергә мөмкинме һәм моның өчен нәрсә таләп ителә?

- Берникадәр тәҗрибә һәм берникадәр хәйләкәр булу. Әлмәттә кыярга сорау бар. Әлбәттә, биредә дә аны үстерергә була, - Айрат Хәйруллинның кызыксынуына азнакайлы әнә шулай дип җавап бирде.

Утырышта Токарликов исемендәге җәмгыять директоры Рәсим Исхаковка да сүз бирелде. Айрат Хәйруллин әлеге хуҗалык эшчәнлеге белән урына барып танышты. Тәҗрибә уртаклашырлыгы бар токарликовлыларның. Проблемалары да юк түгел. Элек балалар бакчаларын ит белән әлеге хуҗалык тәэмин иткән булган. Ләкин хәзер бу эш белән башкалар шөгыльләнә.

-Биредә шушындый комплекс була торып итне Казаннан ташу бернинди кысага да сыймый, - диде Айрта Хәйруллин ризасызлыгын белдереп. - Үзебезнең район җитештерүчеләренә теләктәшлек белдерү - һәрберебезнең өстенлекле бурычы.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: