Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр TIMERMANда катнашты

28 гыйнварда Байлар Сабасы бистәсендә 2018 ел календареның чаңгы узышлары программасы старт алды.

Ярышлар сезоны TIMERMAN спорт бренды астында ачылды. Календарь спортның 5 төрендә: йөгерү, ачык суда йөзү, чаңгы һәм велосипед спорты, триатлон буенча 18 төр узышны үз эченә ала. Ярышларны ачу тантанасында, шулай ук чаңгы узышларында да Россиянең атказанган спорт мастеры, Туриндагы Олимпиадада спортның әлеге төре буенча Россия олимпия җыелма командасы әгъзасы Иван Алипов та катнашты. 
Бу көнне Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән биш йөзгә якын һәвәскәр спортчы чаңгыга басты. Әлмәт муниципаль районыннан дәүләт хезмәткәрләре командасында район башлыгы Айрат Хәйруллин, башкарма комитет, шәһәр һәм район службалары җитәкчеләре һәм вәкилләре - җәмгысе 16 кеше иде. 
- Безнең алга шундый бурыч куелды - барыбызга да финишка барып җитәргә! Айрат Ринатович җитәкчелегендә 5 кеше 15 километрга, калганнар 5 километрга узышуда катнаша. Чаңгы ярышларында минем тәүге тапкыр катнашуым. 5 километрга язылдым. Булдыра алырмын дип ышанам. Без –эштә дә, спортта да, тормышта да төрле кыенлыкларны җиңәргә сәләтле, бердәм команда. Үзара ярдәмләшү, команда рухы һәркайда ярдәм итә, - дип билгеләп үтте ярышлар алдыннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова. 
- Гомерем буена чаңгыда шуам. Гаҗәеп яхшы спорт төре ул! Кешене чыныктыра, ихтыяр көчен арттыра. Бүгенге ярыш тән өчен дә, рухи яктан да зур сынау булачак, - диде старт алдыннан Әлмәтнең торак сәясәте департаменты директоры Җәүдәт Сөләйманов. 
- Чаңгы белән күптәннән шөгыльләнәм дия алмыйм. 5 километрга узышта катнашуым да беренче тапкыр. Финишка барып җитү – бүген минем алда төп бурыч әнә шул. Трасса гына түгел, һава торышы да сыный бит әле: термометр -14не күрсәтсә дә, -26 кебек тоела, җиле нык көчле. Шулай булгач, Байлар Сабасындагы узышлар Тimerman гына түгел, Тimerwomenга да зур сынау, - дип искәртеп үтте Колшәрип авыл җирлеге башлыгы Татьяна Бурмистрова. 
Әлмәтнең дәүләт хезмәткәрләре командасы алга куелган бурычны уңышлы үтәде: финиш сызыгын барысы да үтә алды. Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов 15 километрга узышта үз яшь төркемендә 3 нче урынга чыкса, «Татнефть» ААҖнең «Татнефтегазпереработка» идарәсе икътисадчысы Ирина Турушева хатын-кызлар арасында узышуда үз яшь төркемендә беренче булды. 
Һәр катнашучы өчен бөтен команда белән, бердәм булып җан аттылар. Чараны югары дәрәҗәдә үткәрүләре һәм җылы кабул итүләре өчен ярышларны оештыручыларга һәм территория хуҗаларына, игътибарлылыклары һәм ярдәмнәре өчен волонтерларга, дус-туганнарча күрүләре өчен ярышларда катнашучыларның барысына да рәхмәтләрен белдерделәр. 
- Ышаныч белән шуны әйтә алам, бүген чаңгы ярышларында катнашкан кешеләр барысы да хезмәт сөючән, тырыш. 5, 15 километрны чаңгыда узу – ул зур хезмәт. Тормыштагы кебек спортта да туктап калырга ярамый. Озын дистанцияләрдә дә эшли белергә кирәк. Ничектер бер мизгелдә генә көчле ягыңны күрсәтеп алырга түгел, ә нәкъ менә шактый вакыт дәвамында бертуктаусыз шөгыльләнергә – шул чагында гына уңышка ирешә аласың. Бу кагыйдәне мин тормыш тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам. Бердәм командабыз белән, сезнең белән горурланам! Ирешә алмаслык максатлар юк. Бары әзерләнергә, күнекмәләр үткәрергә, шөгыльләнергә, тормышта яңа стартларга басарга гына кирәк. Шатланып яши белү зарур. Шул чагында барысына да ирешеп булачак. Мин һәркемгә шуны телим, - дип TIMERMAN чаңгы ярышларында катнашкан әлмәтлеләргә мөрәҗәгать итте Айрат Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса