Җәмгыять

Безнең көрәшчеләр кабат беренче

Димитровград шәһәрендә узган милли көрәш буенча бөтенроссия ярышларыннан Әлмәт көрәшчеләре җиңү белән кайтты.

60кг.га кадәр үлчәү категориясендә Рузил Ганиев беренче урынга чыкты. 80 кг үлчәү авырлыгында Айвар Билалов шулай ук беренчелекне яулады. Ә Марсель Гозәеров икенче баскычка күтәрелде. 100 кг нан артык үлчәү категороиясендә Ильяс Галимовка тиңнәр булмады.
Шушы ук вакытта Түбән Кама шәһәрендә атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә ярышлар үтте. Анда 38 команда, 275 спортчы катнашты. Бу бәйгедә дә Әлмәт көрәшчесе Рамил Синякаев көндәшләренә беренчелекне бирмәде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Безнең көрәшчеләр кабат беренче
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Җәмгыять