Әлмәтлеләр «Сыйфат өчен» бүләгенә лаек булды
Әлмәтнең политехник техникумы белән «Татспецтранспорт» идарәче компаниясе сыйфат өчен ТР хөкүмәте премиясенә лаек булдылар.
Бәйгедә 86 оешма, шул исәптән Татарстаннан читтәге 6 оешма катнашырга заявка биргән булган. Анда Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләре, шулай ук Лаеш, Яшел Үзән һәм Алексеевский районнары предприятиеләре актив катнашкан. Җиңүчеләрне Татарстан Министрлар Кабинетында бүләкләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа