Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр шәһәрнең кайсы истәлекле урыннарын үз итә?

Бүген - халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар көне.

Ул 1983 елда ЮНЕСКО каршындагы халыкара совет Ассамблеясы тарафыннан тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан гамәлгә куела.

Күптән түгел шәһәргә читтән килгән кунаклар белән бергә экскурсия автобусына утырырга туры килде. Экскурсоводны тыңлап барган хезмәттәшем (ул үзе тумышы белән башкаладан - Л.М.): "Карале, чагыштырмача яшь шәһәрдә тарихи, истәлекле урыннар җитәрлек һәм читтән килүчеләрне кызыктырырлык икән", - дип гаҗәпләнүен белдерде. Ни әйтсәң дә, Әлмәтнең "шәһәр" статусы алуына 60 ел, ә нигез салынуы XVIII гасыр башларына туры килә, ләбаса. Туристларны Мәскәү, Төньяк башкала, Казан кебек үк тартмаса да, Әлмәтнең "йөземле" урыннары байтак хәзер. Андый урыннар шәһәрдә генә түгел, авылларда да җитәрлек. Новоникольск авылындагы алпавыт Пасмуров утары ни тора. Екатерина II чорында ротмистр Пасмуровны бу якларга нәрсәдер җәлеп иткән бит!

Ә шәһәрдәшләр Әлмәтнең кайсы урыннарын үз итә? Бәлки аларның үз "ядкарь"ләре бардыр? Ни әйтсәң дә, "истәлек" ул борынгылык белән генә дә чикләнми.

Эльмира Хәсәнова, мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары:

- Мәдәният хезмәткәрләре ел дәвамында тарихи һәм истәлекле урыннар тирәсендә "кайнаша". Февральдә - Муса Җәлил, Әфган каһарманнары, апрельдә - Габдулла Тукай һәйкәлләре янында җанлылык сизелә. Майда - монумент янында очрашабыз. Яшәвем дә шундый истәлекле урыннан ерак түгел - 3 млрд тонна кара алтын табылуга торгызылган стела янында.

Максим Маненков, фотограф:

- Миңа үткәнем белән бәйле һәр урын кадерле. Дөресен әйткәндә, тарихи һәм истәлекле урыннар әллә ни тартмый. Кайда гына булмадым, шулай да беркайчан да һәйкәлләр янында фотога төшкәнем дә юк. Бу уңайдан миңа "тере" ядкарьләр белән очрашу, сурәттә булса да тарихта калу кызыклырак.

Дамир Шәйхетдин, Чаллы:

- Минем өчен Әлмәттә сәүдә-технология һәм политехник техникумнарның тулай тораклары истәлекле. ...Салкын бүлмәләре белән. Шуның белән бәйле традицияләрем: көз җитсә, тәрәзә ярыкларына мамык кыстыру, көнбагыш мае катмасын дип, аны суыткычка "яшерү" һәм 18 апрель көнне бүрек киеп йоклау. Шаяру катыш ядкарь булды бу. Ә чынлыкта Әлмәтнең Урсал тавы сагындыра.

Реклама

Наилә Кәшипова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

- Укытучы буларак Тукайга куелган һәйкәлне атасам гына инде. Һәр елны 26 апрельдә укучыларымны Габдулла Тукайны искә алу көненә багышланган тантанага алып барам. Бик истәлекле урын һәм кызыклы көн була ул. Укучылар үзләре язган шигырьләрен сөйлиләр, шагыйрьләр белән аралашалар. Шулай ук Муса Җәлил, Саҗидә Сөләйманова белән бәйле истәлекле урыннарда да булырга яратабыз.

Рамил Илалетдинов, паралимпияче:

- Моннан дүрт ел элек булса кирәк, 1978 елгы чыгарылыш укучылары Мактамада тау башына күккә омтылган торналар тасвирланган истәлек корылмасы торгыздылар. Һәм бу "һәйкәл"не мәктәпне тәмамлаучыларга багышладылар. Дустым Альберт белән (икесе дә коляскада - Л.М.) шунда мендек. Ни күрик, корылмага эленгән кыңгырау җирдә аунап ята. Дустым ярдәме белән бер омтылышта элеп куйдык.

Ильяс Вәлиев, мәдәният хезмәткәре:

- Минем өчен Иске Әлмәттәге Таһиров урамы истәлекле. Бу урам белән балачагым, яшьлек елларым бәйле. Шушында ук данлыклы 1 нче мәктәп урнашкан. Урамы да бит мәктәпнең танылган директорларының берсе исемен йөртә. Хәзер дә ул якларга барып чыксам, күз алдыма балачагым килеп баса. Таһиров һәм Совет урамнары киселешендә хәзерге "Луч" телекомпаниясе урнашкан. Мин кечкенә чакта анда әнием эшләгән статистика идарәсе иде. Җәйге, көзге яңгырларда чыланмасын өчен кулчатыр, плащ, галош тотып, һәрчак әнине эштән каршы ала идем.

Айрат Гатауллин:

- Балачагым Түбән Мактама эшчеләр бистәсендә узды. Шуңа да сабый чагым хатирәләре иске мәчет бинасы белән бәйле. Хәтеремдә әле, хәзерге музей урынында ул яшел төстәге мәчет озак кына торды. Миңа һәрвакыт андагы тормыш, кешеләре кызык иде. Ләкин керергә шүрләп йөрдем. Берзаман бу мәчет юкка чыкты. Сүттеләр. Балачак истәлегем хәтердән уелып бара, бары тик яңа мәчеттәге иске аклы-каралы фотоларга карап искә төшерәм мин ул мәчетне. Хәзер безнең Түбән Мактамада ике мәчет. Шулай да, теге иске мәчет исән булса, мин хатирәләремне яңартып, ике рәкәгать тәхиятел мәсҗид намазы укып чыгар идем.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: