Әлмәтлеләр шикле әйберләргә сизгер булып чыкты
28 октябрьдә иртәнге сәгать уннар тирәсендә Әлмәтнең полиция бүлегенә Ленин урамы белән Тукай проспекты чатында сәүдә үзәге кырыенда шикле тартма ятуы хакында хәбәр керә.
Ашыгыч чара күрүче службалар хезмәткәрләре тиз арада бу урынны чолгап ала. Сәүдә үзәгеннән, якындагы банктан, чәчәк кибетеннән хезмәткәрләр һәм клиентлар урамга чыгарыла. Тикшерү барышында шикле әйбернең гади тартма булуы ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа