Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр сайлау турында ни уйлый?

13 сентябрь рәсми рәвештә сайлау көне дип йөртелсә дә, асылда ул киләчәгебез өчен тавыш бирү көне. Шуңа да әлеге чара якынлашкан саен бу хакта ешрак сүз катабыз.

Нибары 3 көннән әлмәтлеләр Республика Президентын сайлауга үзләреннән өлеш кертәчәк. Үзләре нинди фикердә соң?

Рөстәм Гарипов, "Татнефть" ААҖ генераль директорының депутатлык эшләре буенча ярдәмчесе:

- Россиянең, Татарстанның актив гражданины мин. Сәясәтчеләрнең сүзләренә һәм гамәлләренә үз фикерем бар. 13 сентябрь көнне сайлауга барып, аларга карата булган мөнәсәбәтемне, карашымны үз тавышым белән белдерәчәкмен.

Руслан Бажутов, алып баручы:

- Үз илемнең, үз республикамның гражданины булганга күрә, мин сайлауга барам. Татарстанның киләчәгенә, хәл-торышына битараф түгелмен. Аның нинди юнәлештә үсеш алачагы мине бик кызыксындыра, уйландыра. Республика белән идарә итәчәк шәхесне билгеләүгә, һичшиксез, минем дә өлешем керәчәк. Сайлауда без үзебезнең һәм Татарстанның киләчәге өчен тавыш бирәбез. Шуңа да һәммәбезнең карары уйланылган, аңлаешлы булырга тиеш - һәр тавыш хәлиткеч булырга мөмкин, ләбаса.

Гөлназ Мәмәткулова, 18 нче мәктәп укытучысы:

- Илебезнең бүгенге көн сәясәтенә, тормышыбыз дәрәҗәсенә, балаларыбызның киләчәгенә битараф кала алмыйм, шуңа күрә сайлауга барып, гражданлык бурычымны үтәргә телим. Шушы республика кешесе буларак, үз тавышымны бирми кала алмыйм, чөнки аларның һәрберсе хәлиткеч булырга мөмкин. Татарстанда, шәһәребез күләмендә уңай якка үзгәрешләр аз түгел, республика язмышын үз кулына алачак җитәкчегә һәм урыннарда эшләүче депутатларга зур өметләр баглыйм.

Сиринә Мифтахова, татар дәүләт драма театры артисты:

- Һичшиксез, барам. Сайлау мөмкинлеге булу - ул үзе үк күңелле факт. Ә инде үзебез яшәгән җирлекнең киләчәген сайлау - үтә дә җаваплы гамәл. Моңарчы бер генә сайлаудан да калганым булмады. Бу юлы да гражданлык бурычымны үтәячәкмен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса