Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр, сак булыгыз: мошенниклар

Мошенниклар корбаннарын эзләүне һәм җиңел генә акча эшләүне дәвам итә.

Чираттагы корбаннар башкалабызда теркәлгән. Мошенниклар кичә 1934 елгы пенсионерның йорт телефонына шалтыраталар. Пенсионерка тавышны улыныкына ошатып сөйләшә башлый. Ялган ул бер кызны таптатуын һәм бу проблеманы чишү өчен акча кирәклеген әйтә. Трубканы алган икенче берәве 40 мең сум кирәклеген җиткерә. Пенсионерка кулында аның кадәр акчасы барлыгын әйткәч, аңа хәзер акчаны башка бер ир-ат килеп алачагын хәбәр итәләр. Нәкъ шушындый ук хәл икенче бер 84 яшьлек пенсионер белән дә була. Ул 10 мең сумыннан колак кага. Азактан гына мошенниклар корбаны булганын аңлаган хатын-кызлар полициягә мөрәҗәгать итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250