Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр сак булыгыз! Кырыгалдарлар эш итә!

Татарстан эчке эшләр министрлыгы телефон ярдәменә алдауның яңа алымнары турында кисәтә: мобиль телефонга ир кеше яки хатын-кыз шалтыратып, үзен кәрәзле элемтә инженеры дип таныта һәм линияне тикшерүне сәбәп итеп төрле цифрлар, символлар җыярга куша.

Алар ихтыярына ияреп, төймәгә баскалаучылар аферистларга үз СИМ-карталарына юл ача. Полиция хезмәткәрләре мәгълүматларынча, әлеге кырыгалдарлык схемасы яңа һәм чиктән тыш куркыныч санала. Мошенниклар читтән торып кешенең мобиль телефонын куллану мөмкинлеге ала. Киләчәктә алар шушы номерны шалтырату өчен кулланырга да мөмкин.. Шуңа күрә хокук сакчылары кәрәзле элемтә хезмәткәрләре шалтыратуларына ышанмаска өнди. Быел гына да республикада телефон аша алдаучылар кармагына 60 кеше эләккән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса