Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр репрессия корбаннарын искә алды

30 октябрь - дәһшәтле һәм курыныч елларны искә төшерүче тагын бер дата. Бүген без сәяси репрессия корбаннарын искә алабыз. Әлмәтлеләр менә быел да Хәтер мәйданына җыелды.

Вакыт дәвалый дисәләр дә, хәтер тутыкмый., ул күңел җәрәхәтләрен әледән-әле кузгатып тора. Әйе, илебез тарихында казанышлар, зур җиңүләр, фидакарь хезмәтләр белән кеше язмышын астын-өстенә китергән кырыс еллар да бар. 20-50 нче еллардагы репрессия элеккеге совет иленең алтмыш миллионнан артык кешесенең тормышына балта белән чапты. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. "Халык дошманы", "Халык дошманы баласы" дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән.

Бүген шәһәрдә һәм районда сәяси репрессия корбаны булган 119 кеше гомер кичерә. 1996 елда Әлмәттә сәяси репрессия корбаннары берлеге төзелә. Аның рәисе Әнисә Гәрәева кайгыртучанлык тоеп яшәүләрен әйтеп, җитәкчелеккә рәхмәтен җиткерде. Митингта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин, дин әһелләре, нахакка рәнҗетелүне үзләрендә тойганнар чыгыш ясады. Аларның һәммәсе мондый гаделсезлекләрнең беркайчан да булмавын теләде. Митинг сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: