Әлмәтлеләр пляж волейболын яхшы уйный
Шәһәр паркында пляж волейболы буенча ир-ат һәм хатын-кызлар командалары арасында республиканың ачык турниры булып узды.
Анда ир-атларның 17, ә гүзәл затларыбызның 15 командасы катнашты. Ир-атлар арасында Павел Пахомов, Антон Леушин составындагы әлмәтлеләр командасы беренчелекне яулады. Казан белән Бөгелмә икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Гүзәл затларыбыз да сер бирмәде - Әлмәтнең Кира Камзина һәм Виктория Демина составындагы командасы җиңү яулады. Ә Наталья Марухина һәм Анна Свистунова икенче урынга чыкты. Йошкар-Ола хатын-кызлары өченче урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа