Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр пенсияне үзләре саный ала

Мәгълүм булганча, быелның 1 гыйнварыннан Россиядә мәҗбүри пенсия иминияте системасында пенсияне яңача формалаштыру һәм исәпләү тәртибе кертелде. Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе җитәкчесе Фая Якупова күпсанлы сорауларны искә алып, газета укучыларны яңалыклар белән таныштырды.

"Хезмәт пенсиясе" дигән төшенчә законнан төшеп калды. Ул яңа пенсия формуласы буенча билгеләнә торган иминият пенсиясенә үзгәртелде. Тупланма пенсия мөстәкыйль итеп бүленде. Ул кешенең үзенең теләге белән формалаштырыла. Пенсия тупланмалары акчаларын билгеләү һәм түләү тәртибе үзгәрмәде.

Яңа формула буенча кешеләрнең пенсия хокуклары шәхси пенсия коэффициентларында, ягъни пенсия балларында формалаштырыла. Хезмәт эшчәнлегенең һәрбер елы өчен, эш бирүчеләр яки кеше шәхсән үзе мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар күчергән очракта, балл рәвешендә пенсия хокукы формалаштырыла. Тупланган баллар пенсия билгеләгәндә акчага күчерелә. Пенсиягә чыккан вакытта һәр ел өчен булган балл кушыла һәм бер балл бәясенә тапкырлана. Бу бәя ел саен арттырыла.

Еллык шәхси пенсия коэффициенты (еллар өчен балл саны) чикле. Иминият тә һәм тупланма пенсиясен дә формалаштыруга өстенлек бирүчеләр һәм бары тик иминиятнекен генә сайлаучылар өчен аның максималь билгеләнеше аерыла. Максималь билгеләнеш этаплап арта барачак.

Булачак пенсия эш хакына бәйле. Эш бирүчеләр Пенсия фондына взносларны нәкъ менә "ак" хезмәт хакы күләменә карап күчерәләр. Балллар шуңа карап туплана. Конвертта гына бирелгән эш хаклары булганда иминият взнослары йә аз күләмдә күчерелә яисә бөтенләй түләнми. Бу очракта шәхси исәп-хисап счетларын тулыландыруга акча керми, башкача әйткәндә, пенсия минималь күләмдә билгеләнәчәк.

Яңа кагыйдәләр буенча иминият пенсиясенә хокук алу өчен кимендә 15 ел иминият стажы, кимендә 30 тупланма балл һәм хатын-кызларга 55, ир-атларга 60 яшь булу шарт. Бу шартлар әкренләп кертелә, күчеш чоры каралган. Мисал өчен, 2015 елда стажга таләп 6 ел тәшкил итә. Кирәк булган балл - 6,6. Стажга таләп ителгән дәрәҗәгә (15 ел) 2024 елда гына ирешеләчәк. Ә минималь исәпләнгән 30 баллга 2025 елда гына барып җитәчәкбез. Әгәр бу таләпләр сакланмый икән, хатын-кызлар 60, ир-атлар 65 яшьләре тулгач, Пенсия фондына социаль пенсия сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Реклама

Пенсия сорап яшь узгач кына мөрәҗәгать итсәң, билгеләнгән түләү һәм иминият пенсиясе коэффициентларга арттырыла. Пенсиягә соңрак чыккан саен, аның күләме дә югарыррак була бара.

Шул ук вакытта эшләмәсәң дә, иминият стажына кертелгән еллар да бар. Пенсияне яңа кагыйдәләр буенча исәпләгәндә чакырылыш буенча хәрби хезмәт чоры, һәрберсе белән 1,5 яшь тулганчыга кадәр бала белән өйдә утыру (барысы бергә 6 елдан артмаска тиеш), I төркем инвалидны һәм инвалид баланы, 80 яше тулганнарны тәрбияләгән еллар иминият стажына керә һәм аларга да пенсия баллары исәпләнә.

Яңача исәпләнгән пенсия тулысы белән быелның 1 гыйнварыннан хезмәт эшчәнлекләрен башлаганнарга кагылачак. Ә инде 2002 елга кадәр эш стажы булганнарга пенсия эш хакы һәм гомуми эш стажы озынлыгыннан чыгып исәпләнә. 2002 елдан 2014 елга кадәр эшләгән чор өчен пенсия иминият взнослары күләменнән чыгып билгеләнә. 2015 елдан пенсия салым алына торган эш хакыннан күчерлгән иминият взнослары күләменнән чыгып санала башлый.

Пенсия фонды сайтында халык өчен "Иминиятләнгән затның шәхси кабинеты" дип исемләнгән яңа электрон сервис эшли башлады. Һәркем үзенең хезмәт эшчәнлеге чоры, эш урыннары, эш бирүчеләр күчергән иминият взнослары күләме турында җентекле белешмә алу мөмкинлегенә ия. Шәхси кабинеттагы барлык белешмәләр эш бирүчеләрнең Пенсия фондына җибәргән мәгълүматлары нигезендә күрсәтелгән. Әгәр кем дә булса теге яки бу белешмә тулысынча исәпкә алынмаган яисә бөтенләй юк дип исәпли икән, ул эш бирүчегә мәгълүматларга ачыклык кертү өчен мөрәҗәгать итә ала. Кабинетта камилләшетерелгән пенсия калькуляторыннан да файдаланырга була. Быелдан башлап ул персональләштерелде. Яңа калькулятор формалаштырылган пенсияне балларда һәм стажларда исәпли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: