Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр озаграк яшиме?

Республикада дөньяга килүчеләр саны артуы күзәтелә. Узган ел 57214 сабый якты дөньяга аваз салган.

Ул 2012 елга караганда 1209 балага артыграк. Нәниләрнең 51,4 проценты малайлар, 48,6 проценты кызлар. Уртача алганда былтыр 1 мең кешегә 15 сабый туры килгән. Әлмәт муниципаль районы буенча бу сан 15,8. 2013 елда туган балаларның 46 проценты гаиләдәге беренче, 40 проценты икенче, 11 проценты өченче сабыйлар. Соңгы елларда икенче һәм аннан соңгы балаларның тууы арта бару күзәтелә.
Үткән ел 33580 пар никахлашкан. Ул да 2012 ел белән чагыштырганда 408 гә артыграк. Бер мең кешегә туры килгән никахлар буенча да Әлмәт исемлекнең алдагы юлында. Ул бездә 9,1 тәшкил итә. Гаиләләрнең һәр бишенчесе - катнаш никахлар. Узган ел төрле милләт вәкилләре тарафыннан 6623 катнаш никах корылган. Балигъ булмаганнар арасында да яшьләрен көтмичә гаилә коручылар бар. Алар өлешенә теркәлгән никахларның 0,6 проценты туры килә.
Аерылышучылар саны да 1,5 процентка арткан. Узган ел республикада 15696 гаилә таркалган. Уртача алганда бер мең кешегә аерылыгшу турында 4,1 акт туры килә. Әлмәттә дә аерылышучылар күп - 1000 кешегә 4,6 пар.
Ә менә үлүчеләр саны 0,3 процентка кимегән. Узган ел барлыгы 46438 кешенең гомере өзелгән. Әлмәтлеләрдә үлем-китем күрсәткече башка төбәкләр белән чагыштырганда түбәнрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса