Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр мохтаҗларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итә

Республикада 7 июльдән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе башланды.

Реклама

Мәгълүм булганча, әлеге хәйрия акциясе 2007 елдан бирле оештырыла. Әлмәтлеләр дә бу акциядә ел саен актив катнаша. Быел шәһәр һәм районда беренче сыйныфка 2250 бала барырга җыена. Аларның 336 сы ярдәмгә мохтаҗ. 92 бала аз тәэмин ителгән гаиләдән, 10 бала ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм, 169 ы күп балалаы гаиләдә яши, 23 бала имин булмаган гаиләдә тәрбияләнә, 15 баланың әти-әниләре инвалид, тәүге тапкыр мәктәпкә баручы сабыйның 27 се үзләре инвалид. Алардан тыш 2-11 сыйныфларда укучы 37 бала да төрлечә ярдәмгә мохтаҗ. 19 июльдә шәһәр паркында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең кече Сабантуе узачак. Биредә 30 балага уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкалары тапшырылачак. 25 июльдә күпбалалы, аз тәэмин ителгән һәм опекун гаиләләрендә тәрбияләнүче тагын 100 балага мондый бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: