Әлмәтлеләр “Минем шәһәрем” проектында катнаша ала
«Гражданская сила. ру» интернет сайтында "Минем шәһәрем" акциясе старт алды.
"Синең социаль рекламаң" проекты кысаларында оештырылган чара туган як, кешеләрнең уй-хыяллары бәйләнгән төбәкләр, "кече ватан"ның гүзәллеген, кабатланмас төсмерләрен, үзенчәлекләрен күсәтү бурычын куя.
Иң кызыклы фотоматериаллар «Гражданская сила. ру» челтәрендә "Социаль реклама" бүлегендә урнаштырылачак. Иң кызыклы фоторәсемнәр шәһәрнең визит карточкасы буларак файдаланылачак, ә авторларына призлар каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа