Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр мәхәббәтен ничек аңлата?

Изге Валентин ягъни Гашыйклар көне рәсми бәйрәм булмаса да, күпләрнең күңеленә хуш килерлек традицион вакыйга. Әлбәттә, бер яктан бүгенге икъдисад чорында яшәүчеләр өчен бу товар һәм хезмәтләр әйләнешен арттыра торган, шунлыктан да халык арасында махсус популярлаштырылган адым. Сәүдә өлкәсе төрледән-төрле бүләкләр сатып баерга уйласа, күңел ачу үзәкләре гашыйк парларны кунакка...

Гашыйклар гына түгел, дуслар да бер-берләренә истә калырлык бүләк ясарга ашыга, хәтта балалар бакчаларындагы нарасыйлар да әти-әниләренә йөрәк формасындагы открыткалар әзерли. Ни генә булмасын, әллә язны ашыктырып, әллә йөрәктә "йоклап" йөргән хисләрне уятырга теләп күңел дулкынланып ала бу мәлне. Шуны сагынып безнең телдә дә бу арада Гашыйклар көне "адашты".

Сөюдә мени хикмәт аңлашулар булмаса

- И-и-и, кая инде ул безгә яратышулар, кичке уенда бер күрештек тә, бер атнадан ирле-хатынлы булып куйдык. Ул ятим, мин дә әни белән генә яшим - ике фәкыйрьнең уенда ярату түгел, ничек тә булса тормышка ябышып яту иде, - дип сөйли иде унике бала тапкан мәрхүмә әбекәем.

Яратышмый гына өйләнешеп азмы-күпме - 69 ел бергә тормыш кичергән, революция, ачлык, ике сугыш елларын бергә түзем кичергән әбием белән бабам бүгенге яшьләрнең мәхәббәт уеннарын күрсә, ни диярләр иде икән? Озак вакыт очрашкан булып, кемдер "гражданский брак"та никахлашмыйча гына яшәп, мәхәббәттә аңлашуда, тәкъдим ясауда әллә нинди маҗаралар уйлап чыгарып, әллә никадәр чыгымнар тотып туйлап та бәхетле була алмый интегүчеләр күпме?! Мисал өчен, бер танышларым кызын шулай зурлап кияүгә бирде. Туйга чаклы кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, кыйммәтле бүләкләр ясап, башка егетләрдән уздырып артыннан йөргән кызларының нәкъ менә шундый кияү сайлаганына гаҗәпләнмәделәр. Бай кода-кодагыйга тиң булырга тырышып, зур суммада кредитлар ала-ала туйладылар. Нәтиҗәдәме? Әлбәттә, аерылдылар. Кияү белән кәләш аерылышу турында гаризасында "холкыбыз белән туры килмәгәнбез" дип язганнар ди. Ә танышыларым әле дә булса кредит түли.

Андый гаиләләр Әлмәттә, кызганычка каршы, җитәрлек. Мисал өчен, 2014 елда яшь дип саналган (25-35 яшьлек) 313 гаилә аерылышкан. Ә бит аларның да мәхәббәтләре матур башланган булгандыр...

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә...

Уемның күңелсез борылыш алганын чамалап, хатамны төзәтергә ашыктым һәм шәһәрдәшләремдә мәхәббәт чаткылары эзләп кояшлы февраль көнендә Әлмәт урамнарын урап кайтырга булдым. Безнең халык яратуны онытмады микән - максатым шуны белү. Шунлыктан юлымда очраган ханым-туташларга, ир-егетләргә сүз куша-куша мәхәббәт хакында сөйләшү корам.

- Ничек яратмый ди, ярата беләм, - ди фамилиясен әйтергә теләмәгән Илдар абый. - Өч законлы хатыным, биш сөяркәм (никахлашмый торган хатыннары хакында сөйли) булды, берсен дә игътибарымнан мәхрүм итмәдем. Барысын да яратып яшәдем һәм яшим. Балаларым да сигезәү минем. Өчесе үземнеке, калганнары - алай әйтү дөрес булса, хатыннарымның ияртеп килгәннәре. Аларның барысын да тиң күрәм. Барысының да тормышлары бөтен, кулдан килгәнчә һәрберсенә әле дә булса ярдәм итәм, - дип шаккаттырды бар тормышын түкми-чүчми ачып салган әңгәмәдәшем.

- Безгә яратышып торырга вакыт булмады, эшләдек тә эшләдек. Беренче мәхәббәтем укырга читкә китеп баргач та, фатир алырга чиратым җитә дип калган идем - кавышу насыйп булмады. Картаюдан куркып кияүгә чыктым да, гомер буе үкенеп, шулай да аерылышуга юл куймый яшәдем, - дип ике җөмлә белән мәхәббәт тарихын сөйләп бирде Мария әби.

...Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта

Яңарта гынамы соң, яратуын белдереп бөтен җиһанга сөрән сала! Интернет челтәрендә хисләрен белдереп, сөйгәненә йөрәген һәм кулын тәкъдим итүче видеролик урнаштырган әлмәтлеләр дә бар.

Икенче бер танышым сөйгәненә тәкъдим ясар өчен Әлмәтнең иң биек ноктасына менеп, һавага мәхәббәт шәме кабызган кытай шары очырган. Төзүчеләр проспектында мәхәббәтен аңлатып, сөйгәненең сурәте эленгән олы щитны күрми калучылар сирәк булгандыр. Матурмы? Әлбәттә!

Күпергә "Марс+Регина", "Айсылу+Марат", "Гөлфия+Илдар", "Евгения+Алексей" тамгалары салынган йозак элү күренеше дә заманча Әлмәтнең күркәм күренешедер. Тик менә шунда ук яисә күпфатирлы йортларда, биналарда, капка һәм коймаларда олы, ямьсез хәрефләр белән "мәхәббәт хатлары" калдыру беркемне дә бизәми. Шуның ише язулар Белоглазов урамы, 135, Тимирязев урамы, 43 нче йортта да ярылып ята. Андый "хисләр ташкыны" урам баганаларын да, тукталыш һәм игълан такталарын да "аямаган". Нәрсә бу - хисләрне мәңгеләштерүме, яисә кемнедер фаш итәргә теләп кеше көлкесенә калдырумы? Ни генә булса да, яшьләр дә, үсмерләр дә мондый гамәлнең әдәпсезлек, алай гына да түгел, вандализм акты икәнен белеп торырга тиеш.

Ах, ул беренче тапкырлар!..

Ни генә булмасын, кем белән генә аралашмыйм, мәхәббәт дигәндә күпчелеге беренчесен искә төшерә. Беренче хисләр, беренче озатулар, беренче үбешүләр, беренче аңлашулар...

- Аңа махсус әзерләнеп була мени? Үзеннән-үзе килеп чыга торган әйбер ич ул мәхәббәттә аңлашу, - ди күл буенда үрдәкләр ашатып торучы Әхмәт ага.

Реклама

- Миңа беренче мәхәббәтем ялгыш кына, берни дә булмагандай "Яратам да инде үзеңне, сандугачым!" дип әйткәне хәтеремә сеңеп калган, - ди эшкә ашыгучы Роза ханым.

- Кызык, ә миңа бит ирем яратам димәде. Тәкъдим ясады, ләкин яратам димәде... - дип уйга батып калды үзен Ләйсән дип таныштырган яшь ханым.

Ә минем күңелгә үсмер вакыттан ук истә калган, искә төшкән саен кызарта торган Фатих Кәримнең бер шигыре кереп адашты:

Сүз белән яратам димә,

Ул яшьлек теле түгел,

Чыннан яратышуларны,

Сүзсез сизә яшь күңел.

Сүзсез сизә һәм сүзсез үк

Җавабын бирә белә,

Ялкын сулаган иреннәр

Үзләре якын килә...

Мәхәббәт турында Рәдифә НОГМАНОВА сөйләште

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: