Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр Мәңгелек ут янына җыелды [+ФОТОЛАР]

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чаралар Әлмәттә бүген иртән үк башланды.

Әлмәт һәм Акташ район комиссариатларыннан 1941-1945 елларда фронтка 1840 кеше китә. Аларның 10131 енә генә кабаттан әйләнеп кайта. 8521 якташыбыз яу кырында батырларча һәлак була һәм хәбәрсез югала. Батырларның үлемсез булуын күрсәтеп, мемориаль үзәктә Мәңгелек ут яна. 
Иртәнге сәгать алты. Инде мемориаль үзәк капкасы чәчәкләр, веноклар, гирляндалар күтәргән әлмәтлеләр белән тулы. Уку йортлары, хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар белән беррәттән гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Шулай ук ветераннар, тыл хезмәтчәннәре дә килгән. Чәчәк салу 9 сәгать 30 минутка кадәр дәвам итә. Каһарман якташларыбыз бер минут тынлык һәм залп белән искә алынганнан соң сәгать 10 да Ленин мәйданында парад һәм бәйрәм чарасы башланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса