Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр күршеләр белән очрашты [+ФОТОЛАР]

Икенче Идел буе халыклары әдәбияты китапханәсендә тугандаш башкорт халкы мәдәниятенә, татар-башкорт дуслыгына багышланган әдәби-музыкаль очрашу узды.

Башкортстанда туып үсеп, хәзергесе көндә Әлмәттә гомер кичерүче, иҗат итүче шәхесләр байтак. Шулар белән бер өстәл артында күрешеп сөйләшү, дуслык җепләрен ныгыту бу очрашуның төп максаты иде.

Кемнәр соң алар Әлмәтне бизәп торучы башкорт дусларыбыз? Мөгаллимлек белән бергә дәвалау сәләтенә дә ия, ике китап атворы һәм җәмәгать эшлеклесе Зәүхия Низамиеваны гына алыйк. Башкортстанның Зианчура районында туып үсеп, инде 30 елга якын нефтьчеләр төбәгендә иҗат итеп гомер кичерүче шагыйрә татар-башкорт мөнәсәбәтләрен үтемле бер генә сүз белән дә тасвирлый алды - бердәм гаилә!

Районыбызда билгеле, шулай ук республикада милли уен кораллары ансамбле белән танылган Вәрис Сабиров та кичәнең көтелгән кунагы иде. Ул да күрше республикада туып үсә. Күңелендәге моңын курай аша халыкка ирештереп, 1980 елларда Әлмәттә «Болгар» халык ансамблен оештыра. Алар яулаган җиңүләрнең хәзер инде исәбе юк.

Әлмәт драма театры артисты Ильшат Агиев та биредә яшәсә дә, ут күршебез санала. һәм ул да очрашуда бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде:

– Әлмәттә күп еллар яшәсәм, белем алсам да, әле дә туган якка дан җырлыйм. «Ак барс»ны карыйм, әмма Салават Юлаев командасы өчен җан атам. Мин халыкны төрле милләтләргә аеру, бүлү дөрес түгел дип саныйм. Азакта кешенең кайда туып, гомер кичерүе барыбер мөһим түгел ул, ә кешелеклелек сыйфатларын югалту-югалтмавы өстенлек итәчәк, - дип яшь артист татар театр сәхнәләрендә куелган башкорт язучылары спектакльләрен санап үтте, башкорт мәдәнияте белән һәрвакыт бәйләнешеп яшәвебезне янә дәлилләде.

Чара милли көйләргә бай булды. «Болгар» ансамбле дә чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса