Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр “Коррупция объективта” бәйгесендә җиңделәр

Казанда Кремльдә "Коррупция объективта" исеме астында уздырылган видеороликлар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды.

Анда сигез шәһәрдән катнашканнар. Безнең әлмәтлеләр дә бәйгегә үз видеороликларын җибәрде. Бәйгегә җибәрелгән 50 эштән иң яхшылары гына сайлап алынды. Алар арасында якташларыбызның иҗат эшләре дә бар.
"Укучылар күзлегеннән" номинациясендә җиңүче дипломы белән 1 нче мәктәп укучылары Айрат Сафин, Диана Янтемирова бүләкләнде. "Тамашачылар мәхәббәте"н 1 нче гимназия шәкертләре Илдус Усманов, Диләрә Әхмәтшина, Рамис Фазлиев, Регина Латыйпова яулады. Мәгариф идарәсе дә "Коррупциягә каршы массакүләм эш" махсус номинациясендә дипломга ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса