Реклама
25 мартта Яр Чаллыда Коръән укучы балаларның XX республика бәйгесе булып узды.
Анда шәһәр күләмендә җиңеп чыккан балалар катнашты. Ярышлар 4 номинациядә үтте һәм анда катнашучылар Коръән сүрәләрен яттан белүләрен күрсәтергә, Коръән аятьләрен китаптан дөрес укый белергә һәм жюри сорауларына җавап бирергә тиеш иделәр. Безнекеләр бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Алар исәбендә - 4 беренче урын, 3 икенче урын, 3 өченче урын. Җиңүчеләргә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр һәм дини китаплар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа