Әлмәтлеләр китапларга икенче тормыш бүләк итә
Шәһәр һәм районның ветераннар советы икенче ел рәттән "Китапларга - икенче тормыш" акциясе уздыра.
Узган ел әлеге акция вакытында 300 дән артык китап җыелган. Бу "Ветеран" реабилитация үзәгенең үз китапханәсен оештырырга ярдәм иткән. Быелгы акция мәгариф идарәсе белән берлектә уздырылган. Җыелган китапларны мәгариф идарәсенә тапшырганнар. Әлеге китаплар тема буенча бүленеп мәктәп китапханәләренә өләшенәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа