Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр – “кара исемлектә”

Министрлар Кабинетында узган ел нәтиҗәләре буенча хезмәтне саклау һәм эш шартлары турындагы сорау каралды.

Татарстан үлемгә китергән эш урыннарында имгәнү буенча Идел буе федераль округында лидер булып кала бирә. Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда узган ел производствода 103 кеше имгәнгән. Һәлак булучылар күп теркәлгән районнар арасында Әлмәт тә бар. Быелның 3 аенда гына да эш урыннарында 24 кешенең гомере өзелгән. Хезмәтне саклау һәм эш шартларын бозган өчен узган ел 97, быел беренче кварталда 20 җинаять эше кузгатылган. 13 урындагы зат һәм хезмәткәр ирегеннән мәхрүм ителгән, бер кеше төзәтү эшләренә җибәрелгән. Шулай ук башка төрле административ чаралар кулланылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250