Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләргә ишек ачаргамы-юкмы?

Күптән түгел редакциягә Ленин урамындагы 137 нче йортта яшәүче өлкән яшьтәге бер апа мөрәҗәгать итте. "Бу араларда ишек кыңгыравына басучылар күбәеп китте. Кем дип сорасаң, "Пенсия фонды идарәсеннән", дип җавап бирәләр. Дөрес әйтәләр микән, шуны белешегез әле", - дип үтенде Фәния апа. Без үз чиратыбызда Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе җитәкчесе...

Фәния апаның борчылуы урынлы. Ишетеп-белеп торабыз, кырыгалдарлар төрле сылтау-җай уйлап табып, өлкәннәрнең ышанычын яуларга тырыша һәм төп башына утыртучылары да аз түгел. Кайберләре телефонга шалтыратып, улларының юл-транспорт һәлакәтенә юлыгуын, бу бәладән коткару өчен саллы гына акча кирәк булуын әйтә. Икенчеләре сездә бозым шуны бетерергә кирәк дип, өченчеләре социаль бәягә медицина җиһазлары тәкъдим итеп, пенсионерларның үзләрен соңгы юлга озатырга әзерләгән акчаларын каера. Күпме генә кисәтсәк тә, мәкерле ятьмәгә эләгүчеләр күзәтелә.

- Бер үк ышана күрмәсеннәр, безнең дәүләтнеке булган Пенсия фонды идарәсе белгечләре өйдән-өйгә йөрми. Шуңа күрә бу очракта ишекне ачарга, фатирга теләсә кемне кертергә кирәкми. Кайчакларда дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары хезмәткәрләренең шулай йөрүен, үзләрен дәүләт идарәсенеке дип таныштыруын ишеткәлибез. Безнең идарә белгечләренең таныклыгы бар. Ишегегезне ачкан очракта иң беренче итеп документларын сорагыз, әмма без, әйткәнемчә, болай йөрмибез. Предприятиеләргә барырга кирәк булганда исә, аларның җитәкчеләренә яисә кадрлар бүлегенә бу хакта алдан әйтеп куябыз, - диде Фая Атласовна.

Реклама

Әлеге язманы әзерләп утырганда шәһәрдә яшәүче Галимә апа Сафина да шалтыратты. Ул да ишеген үзен Пенсия фонды идарәсеннән дип таныштырган бер егет шакуын әйтте. Бу егетнең кем булуын әйтә алмыйбыз, әмма шунысын төгәл беләбез - ул Пенсия фонды идарәсеннән түгел. Сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: