Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр Интернет аша кырыгалдарлар корбаны булган

40 яшьлек ир-ат 19 мартта Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенә мошенниклык факты турында гариза белән мөрәҗәгать итә.

Ул бушлай белдерүләр сайтында әйбер сатучы бер кешегә ышанып, аның счетына 176 мең сум акча күчерә. Бер атна элек зыян күрүче популяр сайтта квадроцикл сату турында белдерү таба. Сатучы белән элемтәгә кереп, алар алыш-бирешнең бөтен нечкәлекләрен сөйләшәләр һәм бәя турында килешәләр. Үзен сатучы дип таныткан ир-ат инде берничә «файдалырак» тәкъдим керүен әйтә һәм зыян күрүчегә «ниятенең җитдилеген раслау өчен» үз счетына 30 мең сум күчерергә куша. Бу сумма күчкәннән соң, сатучы калган сумманы да сорый. Квадроциклны бер атнадан китерергә вәгъдә итә. Үзенең артык ышанучанлыгын абайлап алган сатып алучы бер-ике көннән «сатучыга» шалтыратып карарга була. Әмма тегесе телефонын алмый.

Реклама

27 яшьлек әлмәтле ханым да шул көннәрдә полициягә мөрәҗәгать итә һәм сайтларның берсендә түбән бәягә кием-салым сату турында белдерү күреп, шундый ук юл белән алдануын җиткерә. Товарны сатып алу өчен ул «сатучының» банк картасына 5 мең сум күчерә. Шуннан соң белдерү дә юкка чыга, товар да сатып алучыга килеп җитми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: