Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр иҗади конкурста катнаша ала

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россия Рәссамнәр берлегенең Татарстан бүлеге, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты "Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны" дигән иҗади конкурс уздыру хакында игълан итте.

Анда Татарстанда, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәп иҗат итүче авторлар катнаша ала. Конкурска төрле картиналар кабул ителә. Ясау ысулы чикләнмәгән. Бер автор моңарчы беркайда да күрсәтелмәгән өр-яңа ике генә әсәрен бирә ала. Бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләрне 2015 елда 24 еннән 31 мартка кадәр түбәндәге адрес буенча китерергә була: Казан, Дзержинский ур., 27 нче йорт. Әмир Мәҗитов музее; тел.: (843) 264-35-22.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса