Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр Җиңү көнен бәйрәм итә [+ ФОТОЛАР]

Әлмәттә бәйрәм чаралары бүген Билгесез солдат һәйкәле урнашкан мемориаль үзәктән башланып китте.

Мемориалда иртәдән үк мактаулы караул тора. Бирегә сугыш ветераннары, сугышчы интернационалистлар, гомумән, олысы-кечесе курку белмәс сугыш батырлары, фидакарь тыл хезмәтчәннәре алдында баш ияр өчен килә. Сугыш чоры истәлеген хатирәләр тулы йөрәгендә һәм бер кочак орден-медальләрендә йөрткәннәр исә сугышчан дусларын искә ала.

1941 елның 22 июне һәм 1945 елның 9 май көне. Бу ике дата арасы ил тарихының катлаулы, кырыс, әмма әһәмиятле битләрен үз эченә ала. Илебез халкының фашист Германиясенә каршы торган авыр көннәре һәм төннәре ул.

Явыз сугыш миллионлаган ватандашларыбызның гомерен өзгән. Әлмәт районыннан фронтка 18 мең ярым кеше киткән. Шуларның һәр икесе өйләренә әйләнеп кайта алмаган, яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Бүгенге көндә нефтьчеләр каласында Бөек Ватан сугышында катнашкан 203 кеше яши.

Җиңүнең 69 нчы язын каршы алганнар арасында Габделбарый абый Гәбдрәхимов та бар. Сугышка 1943 елда кергән, Беренче Украина фронтында Днепр янындагы сугышларда каты яралып, комиссияләнгән Габделбарый абый Җиңү алып килгән 9 майны туган ягында каршы кала.

- Басудан кайтышлый авылыбызның агитаторын очраттым. Шул әйтте миңа Җиңү турында..., - авыр сугыш үткән ветеранның сүзләрен күз яшьләре бүлде. - Шатлыклы да, хәсрәтле дә көннәр булды ул. Бер гаиләдән биш ир-егет китеп, берсе генә кайткан, яки озатканнарның берсен генә дә каршы ала алмаган гаиләләр күп иде.

Әлмәтнең легендар шәхесе, сугыш ветераны Зәкия апа Туишева исә "җиңү" шатлыгы белән Прагага барганда юлда очраша.

- Машинада барганда йоклап киткәнмен. Туп гөрелтесенә уянып китеп, "Һөҗүм башланды" дип машинадан сикерергә әзерләнгән идем, йөртүче: "Тынычлан, Җиңү залпы бу дип туктатты", - дип хатирә яңартты Зәкия апа.

Бәйрәм программасына килгәндә, сәгать 9 да мемориаль үзәктә һәлак булганнарны искә алу тантанасы башланды. Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, колонна нефтьчеләр мәйданына юл тотты. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда сугыш елларын тасвирлаган парк оештырылган, теләүчеләрне кыр кухнясы солдат паегы белән сыйлый, һәр тарафтан шул чор җырлары яңгырый.

Парад башланганчы, тантана кунакларын район башлыгы Мәҗит Салихов котлады. Ул чыгышында ватандашларыбызның фашистларны тар-мар итүдәге батырлыклары беркайчан да онытылырга тиеш түгеллеген ассызыклады.

Ә парадта запастагы хәрбиләр, Әфган һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, запастагы морякларның "Фарватер", яшьләрнең "Эдельвейс" клублары вәкилләре, мәктәп укучылары, шәһәрдәге югары һәм махсус урта белем бирү йортлары студентлары катнашты. Парадка басучыларның бер өлеше хәрби формаларда иде.

Соңгы берничә дистә елда тынлы уен кораллары оркестры марш-парады тантанага үзенчәлекле ямь өсти. Оркестрның хәрби марш һәм сугыш җырларын башкару осталыгын, музыкантларның хәрәкәтләрен бәйрәм кунаклары әсәрләнеп күзәтә. Шулай ук сугыш елы техникасы парадын да әлмәтлеләр кызыксынып карый. Парад мәйданында алдагы елларда өлкән сыйныф укучылары вальс әйләнгәнне күзәтсәк, быел мәйданга кечкенәләр чыкты. 300 бала "Һәр вакыт булсын кояш!" дип җырлый-җырлый биеде. Күккә ак күгәрченнәр, аллы-гөлле шарлар очырдылар.

Бу минутларда тантана үзешчән сәнгать коллективлары концерты белән дәвам итә. Шәһәрнең төрле мәдәният һәм спорт мәйданчыкларында Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар бүген кичке 10 га кадәр барачак. Быел беренче тапкыр Нефтьче мәйданында 7 туларга 5 минутта бер минутлык тынлык игълан ителәчәк. Ә сәгать унда бүгенге тантаналарга салют нокта куячак.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса