Әлмәтлеләр иң җитезе
2 нче федераль янгынга каршы службаның янгын частьлары арасында КФК-2 беренчелегенә ярышлар үтте.
9 нчы янгын часте манежында һәркайсы өчәр яшь һәм икешәр өлкән янгынчыдан торган 13 команда бил алышты. Янгын сүндерүчеләр ике дисциплинада ярыштылар: 100 метрлы каршылыклар полосасын йөгереп үттеләр һәм штурм баскычы буйлап өскә күтәрелделәр. 15 нче янгын часте егетләре иң җитез, иң чыдам, иң көчле булуларын күрсәтеп, иң яхшы нәтиҗәгә ирештеләр һәм чираттагы кубок һәм диплом белән бүләкләнделәр.
Бу хакта безгә 15 нче янгын часте инженеры Динара Шәрәфетдинова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа