Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр “Хәйрияче –2013” бәйгесе җиңүчеләре

Район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә 25 әлмәтледән торган делегация башкалада үткән "Хәйрияче - 2013" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.

Мәгълүм булганча, бәйге моннан җиде ел элек гамәлгә куелган иде. Шул дәвердән башлап аңа предприятие-оешмалардан, республиканың хәйрия фондларыннан 1075 заявка кергән. Хәйрия акчаларының тулаем фонды 22,5 миллиард сум тәшкил иткән.
Изгелек кылучылар бәйгесе җиңүчеләре арасында әлмәтлеләр дә бар. "Эре һәм уртача предприятиеләр" номинациясендә "Татнефть" ААҖ, "Әлмәт монтаж һәм көйләү идарәсе" ЯАҖ, "Алнас" ААҖ бар. Әлмәт дәүләт драма театры "Коммерция булмаган оешмалар" номинациясендә хәйрияче булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса