Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр гозерләрен җиткерделәр

Кичә илебездә "Бердәм Россия" сәяси партиясе оештырылуга 13 ел тулды. Шул уңайдан бу көнне илкүләмендә кешеләрне шәхси сораулары белән кабул итү оештырылды.

Реклама

Әлмәттә дә халык үзләрен борчыган сораулары белән Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакировка, Дәүләт Советы депутатлары Наил Маганов, Марат Галиев, Рөстәм Хәлимов, Николай Кольгин һәм район башлыгы Мәҗит Салиховка мөрәҗәгать итә алды. Сораулар нигездә авыл җирлекләренә газ кертү, ветераннарны торак белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенә һәм җир участоклары турында иде. Бу көнне партиянең иҗтимагый кабул итүендә 30 дан артык кеше булды. Моннан тыш шәһәр һәм авыл җирлекләрендәге сайлау округларында да кабул итүләр үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: