Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр Физкультурачылар көнен паркта билгеләп үттеләр

Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Физкультурачы көнен бәйрәм итү булды.


Анда район башлыгы Мәҗит Салихов шәһәр һәм район җитәкчелегенең "Татнефть" компаниясе, шәһәрдәге башка предприятиеләр һәм оешмалар белән физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләрендә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе Әлмәт спортчыларына иң зур бурычларны хәл итәргә, ә шәһәр кешеләренә спорт белән шөгыльләнү өчен бик яхшы шартлардан файдаланырга мөмкинлек бирүен әйтте. Ул физкультура белән шөгыльләнүчеләрне, спорт сөючеләрне, сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны тәбрикләде.

Спорт хәрәкәтенең иң яхшы вәкилләренә һәм физик культура хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Әлмәт муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасына йомгак ясалды һәм анда катнашкан җыелма командаларга бүләкләр тапшырылды. Быел авыл җирлекләре башлыклары һәм башкарма комитет җитәкчеләре командасы ышанычлы җиңү яулады.

Шулай ук район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләренең 23нче спартакиадасына, югары һәм урта уку йортларының XXX Спартакиадасына да йомгак ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса