Әлмәтлеләр Эшләүче яшьләрнең Iреспублика иҗат фестивале финалына чыкты
Эшләүче яшьләрнең Iреспублика иҗат фестивале финалына 40 командадан 15 е чыкты.
Аларның барысы да 10 декабрьдән 13 енә кадәр Васильево бистәсендәге "Сосновый бор" санаториенда узачак суперфиналда иң яхшы исеменә көрәшәчәк. Финалга үтүчеләр арасында якташларыбыз да бар. Әлмәт торба заводы яшьләре сынатмас дип ышанабыз. Фестиваль лауреатлары диплом, кубок, кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк. Ә Гран-при иясенә Татарстан Президентының күчмә кубогы һәм 100 мең сумга сертификат тапшырылачак.
Фото news.rambler.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа