Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр “Ел лидеры-2014” республика конкурсы җиңүчеләре арасында

З апрельдә "Казан" гранд-отелендә балалар һәм яшьләр җәмәгать оешмалары лидерлары һәм җитәкчеләренең "Ел лидеры-2014" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Конкурсны ел саен ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы "Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы" җәмәгать оешмасы белән бергәләп үткәрә.

Быел читтән торып үткәрелгән этап нәтиҗәләре буенча йомгаклау этабына республиканың 33 районыннан балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең 108 активисты үткән иде.

30 марттан 3 апрельгә кадәр "Идел" яшьләр үзәге базасында үткән этап кысаларында лидерлык сыйфатларын, ораторлык һәм оештыру сәләтләрен ачыклауга багышланган конкурслар үткәрелде. Анда эшлекле уен, видеороликлар конкурсы, социаль проектларны тәкъдир итү, яшьләр сәясәте өлкәсендәге хокукый документларны белүгә тест сынавы булды.

Конкурста катнашучы 108 кешенең 35е җиңүчеләр дип танылды, шуларның 19ы - "XXI гасыр лидеры" бөтенроссия конкурсында катнашуга кандидатлар.

"Балалар-яшьләр берләшмәсе җитәкчесе, 18-3 яшь" номинациясендә Әлмәттән Булат Борһанов (Кулланучылар хокукларын яклау, бу өлкәдә белем тарату буенча студентларның җәмәгать оешмасы) 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Икътисад, идарә һәм хокук институтының Әлмәт филиалы студенты, студсовет рәисе, "Форпост" оешмасының командир урынбасары Гөлназ Гыймадиева "Студентлар берләшмәсе лидеры, 18-30 яшь" номинациясендә җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250